Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татар дөньясында ниләр булып ята дигән сорауга җавапны бүген дә бергәләп эзлик.
Тапкан -ана түгел, баккан –ана, диләр безнең халыкта. “Шәхри Казан” газетасындагы язмадан аңлашылганча, әниләре вафат булган дүрт баланы кызганып кырык яшендә иргә чыккан Саймә әбигә ходай гомерне кызганмаган- ул101 яшен тутырган. Шул дүрт ятимне hәм үзләренең тагын ике баласын аякка бастырган әбинең бер генә үкенече калган-балалар дип, үзләренә яңа йорт корырга өлгермәгәннәр. Хәзер Саймә әби, авылын сагынып, каладагы балаларында яшәп ята. Әлеге язманы укыганнан соң, барчабызга да балалар игелеген тоеп, гомер иткән нигезләрдән аерылмыйча яшәргә язса иде дип әйтәсе генә кала.
“Көрәкләрегезне әзерләдегезме? Карлы кыш килде” дип сөенче алган “Шәхри Казан” газетасы. Университет галиме белән халык синоптигы быелгы кышның hәм киләсе җәйнең нинди булачаклыгын фараз иткәннәр. Алдагысын Аллаh белә, диләр шул безнең татарда.
Ноябрьнең соңгы якшәмбесе, ягъни кичә әниләр көне булганлыктан, “Ватаным Татарстан” газетасы да әниләр турындагы язманы беренче битенә чыгарып биргән. Әниләргә карата булган җылы сүзләрне, йөрәк түрендә йөрткән мәхәббәтне, назны бәйрәм уңаеннан гына түгел, ә атлаган саен истә тотсак иде дигән фикер үткәрелә ул язмада.
“Идел бит… сай бит ул” Татар халык җырының сүзләрен әнә шулай үзгәртергә булыр иде бүген. Идел күзгә күренеп саекты.Мәсьәлә ил күләмендә күтәрерлек хәлгә җитте. Инде саеккан урыннарны кар каплады,тик мәсьәлә хәл ителмәгән килеш кала бирә. Идел суы кая киткән? Әлеге сорауга җавапны “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе эзләп караган.
Кеше сүз эзли. Таяныр сүз, ышаныч биргән сүз, кыйблаңны билгеләргә ярдәм иткән сүз. Андый чакта тормыш күргән, тәҗрибә туплаган аксакалга мөрәҗәгать итәсең. “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе дә әдәбият, матбугат, милләт турында сөйләшергә ил агасы, халык шагыйре Равил Фәйзуллин янына барган. Бик тә гыйбрәтле, уйландырырлык, ихлас җаваплар берәүне дә битраф калдырмагандыр дип уйларга кирәк.
Укудан hәм фикерләүдән бизмичә, тормыштан гыйбрәтләр алып яшәргә насыйп булса иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!