Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татар телендәге матбугат күзәтүне дәвам итәбез.
“Уйнап кара, син дә баерсың” дигән баш исемне беренче битенә чыгарып биргән “Шәhри Казан” газетасы әллә чынлап, әллә шаяртып, уен уйнап баеп китәргә була дип расламакчы. Дөрес, бу сүзне журналист үзе дә шулай уйнап, ә инде бүген кешеләрне уйнатып баеган бер ханымның авызыннан әйттергән. Ләкин ничек кенә булмасын, күпләребез әле кайчан гына пенсионерларыбызның тиз байыйм дип уен автоматларында бар булганнарыннан колак кагып кына калмыйча, чиргә сабышканнарын да хәтерлидер. Бала чагымда бабамның:”Улым, акча җененнән саклан, ул бик каты суга ”,-дигән сүләрен кинәт кенә баеп китәргә теләүчеләр колагына киртләп куясы иде. Тукаебыз әйтмешли, бары тик эш агачы гына бик юмарт китерер җимеш!
Газетада күңелгә тия торган тагын бер язма “Картлык hәркемгә килә” дип атала. Газета хәбәрчесе Казандагы бер социаль хезмәткәргә ияреп ярдәмгә мохтаҗ әбиләрнең язмышлары белән таныштырып чыккан. Хәер, балалары була торып та чит кешеләрдән ярдәм өмет итеп яшәүчеләр, ни кызганыч, авылларыбызда да аз түгел. Шуңа да балаларны чабуда чакта ук михербанлы hәм мәрхәмәтле итеп тәрбияләргә онытмасак иде дип теләргә генә кала.
“Ватаным Татарстан” газетасы Балтач районында яшәүче ун бала әнисе Наилә Галиеваның фотосурәтен беренче биткә чыгарып биргән. Шунысы да бар-Наилә апа гомер биргән ун баланың тугызысы авылда төпләнеп калган. Газета хәбәрчесе герой-ана белән игелекле балалар тәрбияләү, гаилә кыйммәтләрен саклау, туган нигез кадере турында сораштырган.Күңелгә рәхәтлек өсти торган язма-укымый калмагыз.
Наилә апа hәм аның авылда яшәүче балалары кебек тормыш ямен белгән кешеләр тылсым эзләп беркайчан да багучыга яки экстрасенс яки астрологка бармый. Ә менә анда баручылар саны артканнан-арта бара икән. “Тылсым эзли җаннар” дигән шигри баш астында чыккан язмада моның сәбәпләре күрсәтелгән. Мәрҗани мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтахов- турыдан ярып болай дигән:”Халык диннән ерагая. Күрәзәчеләр, экстрасенслар белән шайтаннар идарә итә. Шайтанның ялчылары алар. Шайтан кешене беркайчан да туры юлдан йөртмәс. Бер сүзне дөрес әйтсә, калганнарын бутап әйтер”.
Безнең халыкта тик торганнан гына:”Багучыга барма- башыңа бәла алма” дигән әйтем яшәмидер инде.
Тормыштан тәм табып, биргәненә шөкер итеп яшәүчеләрдән булсак иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!