Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Көзнең елак, күңелсез көннәрендә йортларыбыздагы рәхәтлекне тоеп, газета-журналлардагы күңелгә ятышлы язмалар белән танышуыбызны дәвам итик.
Авыл тормышыннан гарык булып, шәhәргә агылган халыкның күплегенә гаҗәпләнгән бабамның алдан күреп әйткән сүзләрен еш искә алабыз:”Килер шундый заман- кала халкы киредән авылга кайта башлар”. “Шәhри Казан” газетасындагы бер язманы укыгач, тагын бабай искә төште. Казаннан Апас районының Дәвеш авылына кайтып, гектарлаган җирдә яшелчә үстерүче фермер Наилә Әхмәдиева җирдә эшләп тә менә дигән итеп яшәп булганлыгын раслаган.
Иренмәгән hәм тәвәккәллекне алга сөргән андый кешеләр алга таба тагын да артыр дип уйларга кирәк-тормыш шуңа таба бара.
Газетадагы тагын бер күзгә ташлана торган язма “Акча таптым…Казан акчасы” дип атала. Үткән атнадагы иң зур шау-шу тудырган вакыйга-Үзәк банкның Сөембикә манарасы төшерелгән яңа бер мең сумлык акчаларның әйләнешкә чыгуы турындагы хәбәр. Газета хәбәрчесе бу уңайдан сөенечен, хәттә горурлануын да яшермәгән. Ләкин ул сөнеч кенә озакка бармады- Россиядәге карагрухчылар (аларны урысчалатып шовинистлар диләр) дәррәү кубып ниткән ярымай ул Россия акчасында, нишләп хач ягъни тәре юк аның янәшәсендә дип зур тавыш кубарганнан соң, Үзәк банк куркуга төшеп, акча басуны туктатуы турында белдерде. Карагрухчыларга җавап бирүчеләр арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның да булуы мөсәләнең мөселманнар күңеленә каты кагылулары турында сөйли.
Моңарчы бөтен акчаларда хач булуы Россия мөселманнарын бер генә дә борчымаган булса, күпмилләтле илнең бер тарихы бинасын акчага төшерү шундый гауга китереп чыгаруы бары бер нәрсә турында гына сөйли- толерантлык, ягъни башкаларның тормыш рәвешен кабул итү, түзеп тору бер яклы гына булып чыга. Моңарчы дус-тату яшәгән илнең тормышына таяк тыгып болгатырга әзер торучылардан Аллаh hәм хокук органнары сакласын дип кенә әйтәсе кала.
“Сөт урынына- ит”. Татарстанда сыерлар саны кими. Төп сәбәпләрнең берсе сөт бәясенең түбән тәгәрәве булса да, аңа башкалары да өстәлә. Алар нинди? Аннан чыгу юлы бармы? “Ватаным Татарстан” газетасы шулар хакында белешкән. Монда сәбәп эзләп баш катырып та торасы юк- бер литр су шуның кадәр үк сөттән кыйбатрак йөргәндә михнәт күреп үсмәгән кайсы яшь кешенең сыер асрап иза чигәсе килсен. Шундый ук хәл икмәк белән дә килеп чыкмаса ярар иде дип телисе генә кала инде.
Сөтнең сатып алу бәясе кимеп яткан бер заманда Татарстанда өс киемнәренең бәясе 30 процентка арткан. Алга таба да артасы икән. Өс-башны ашыгып яңартыргамы, әллә искесе дә ярап торырмы? дигән сорауга газета хәбәрчесе җавап эзләп караган. Монда инде hәркем кесәсенә hәм кәефенә карап эш итә- саулык hәм тамак проблемасы янәшәсендә монысы андый ук зур проблема булып күренми.
Кара көзләргә кергәндә күңелгә шөбхә өсти торган яңалыклар безне урап итсә иде дигән теләктә бүгенгә сезнең саубуллашам. Исәнлектә күрешик!