Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татар матбугаты нинди вакыйгаларны алга сөрә? Журналистларны нинди проблемалар борчый? Бергәләп шул сорауларга җавап эзләп карыйк.
Беткән авылны күз алдына китерүче капканы “Шәhри Казан” газетасы үзенең беренче битенә чыгарып биргән. Газета журналисты Балык Бистәсе районындагы бетүгә дучар ителгән Олы hәм кече Кадрәк авылларында күргәннәрен тасвирлаган. Юлсызлыктан, эшсезлектән гаҗиз булып, халкы читкә таралган,беткән авылларның саны соңгы егерме елда гына да Россиядә 37 меңгә җиткән икән. Китәргә мәҗбүр ителгәннәр әле тагын буласы- илдә бүгенгә газ кермәгән, юл салынмаган 95 мең авыл исәпләнә. Хәлләр шулай дәвам итсә, авылда эшләр өчен каладагыларны чиратлаштырып алып кайтырга туры килмәгәе әле.
Шундый күңелсез хәл янәшәсендә яхшы хәбәрләр дә бар, шөкер. Әлеге вакыйганы “Ватаным Татарстан” беренче битенәннән башлап биргән. Быелгы белем көне шатлыклы вакыйгадан башланды-Татарстанда беренче сыйныфка 57 мең бала керде. Шуның 20 меңе Казанда. Яңа мәктәпләр төзелә торып та урын җиткерә алмыйлар сабыйларга. Мәктәпләрдә унышар беренче сыйныф исәпләнеп, hәркайсында 30ар-40ар бала тупланган. Булсын, hәр бала үз ризыгы белән туа бит. Ләкин бу куаныч та вакытлыча гына, дип искәртә белгечләр. Украинадагы хәрби операция нәтиҗәсе озакламый үзен кискен сиздерәчәк- балалар туу күзгә күренеп кимисе икән. Мондый хәлне ничек тә төзәтергә теләптер инде, хөкүмәттәгеләр хатын-кызларның йөклелеген өзү эшен дәүләт оешмаларында гына башкарырга тәкъдим итәләр.
Димәк, дәүләт медецина оешмаларында, совет чорындагы кебек, психологлар баланы саклап калу өчен бар көчләрен куячак. Димәк, яшерен генә көмән төшертүчеләр дә артачак дигән сүз. Шуңа да бу очракта нәтиҗә белән түгел, ә аны тудырган сәбәпләр белән көрәшәсе иде. “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты әлеге проблеманың сәбәпләре турында уйланырга чакыра үзенең укучыларын.
Газетада күзгә чалынган тагын бер язма-күптән түгел генә ил президенты кулыннан Алтын Йолдыз орденын алган Россия герое Рәсим Баксиковның әнисе- Разия ханым белән ихлас сөйләшү. Берүзе ике баланы аякка бастырган хатын ничек итеп батыр егет үстерүенең серләрен ачкан. Батырларның булуы соклану уятса да, андый батырлык күрсәтергә форсат чыкмаса яхшырак булыр иде дә бит…
Яу кырларында түгел, тыныч тормышта гына батырлык үрнәкләрен күреп сокланырга язса иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!