Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татар матбугаты үткән атнада нинди проблемаларны кузгатты? Тормышыбызда зурдан кубып сөйли торган нинди вакыйгалар булып ята? Бергәләп шушы сорауларга җавап эзләп карыйк.
“Шәhри Казан” газетасындагы “Әй, авыл баласы, эшне ничек табасы?” дигән җырлап тора торган баш исем астындагы язманы укыганда олырак яшьтәгеләрнең күңеле төшәр, кәефләре кырылыр. Ник дигәндә, бүген күпчелек авылларыбызда балаларга түгел, аларның әти-әниләренә дә эш юк. Кайта-китә эшләп йөрүчеләр исә ни мал-туар тота алмый, ни бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә вакыт тапмый. Мал-туар димәктән, шул ук газетадагы “Халык ни уйлый?” сәхифәсендә халыктан сөт җыю мәсьәләсе турында сүз чыгып, бу өлкәдәге хәлләр ачыклана. Аннан аңлашылганча, бүген авылда сөтнең литры өчен Чирмешән, Балык Бистәсе кебек районнарда 14 сум түлиләр икән. Нәкъ менә шунлыктан күп кенә авылларда сыерлар да юк, сөт тапшыру проблемасы да, дип йомгак ясый бер газета укучы.
Колхоз ситемасы сакланып калган Әтнә, Балтач, Саба , Кукмара кебек район авылларында бөтен кешегә дә, шул исәптән мәктәп балаларына да эш табыла икән.Безнең илдә hәрвакыт шулай- башта эшләп ташлыйлар да аннары гына уйлый башлыйлар. Хәер, соңгы елларда алай уйлап баш ватучылар сирәгәйде өстәгеләр арасында. Әнә, шушы көннәрдә генә Россия хөкүмәтендәге түрәләрнең берсе “Ниhаять, без халыкны хөкүмәткә генә ышанып яшәмичә, үз-үзләрен кайгыртырга өйрәттек” дип сөенечен белдергән. Сүз халыкның алга таба үз пенсияләрен үзләре кайгыртуы, дөресрәге, картлык көненә акчаны үзләре тупларга тиешлеге турында бара. Бу очракта чегән аты кебек булмасак ярый ла. Ул чегән аты да бит ач торырга өйрәнеп җиткәч кенә үлеп киткән ди.
Кешеләр генә түгел, табигать тә саташа. Ике атна элек булып узган гарасатның кайтавазы әле тиз генә онытылмас.Күпме гомерләрне өзгән, күпме зыян салган мондый давыллар әле кабатланачак, ул гына да түгел, гадәти күренешкә әвереләчәк дип кисәтә белгечләр.”Ватаным Татарстан” газетасы әлеге афәт турындгы язманы беренче битенә чыгарып биргән. Язмада әлеге хәлнең килеп чыгу сәбәпләре дә, аннан саклану чаралары да китерелгән. Сакланганны саклармын дигән гыйбәрәне истән чыгармасак иде.
Яз көне Дәүләт Советының күчмә утырышында Казандагы халыкара мәктәп директоры Нияз Гафиятуллин барлык мәктәпләргә дә хәләл туклануны кертергә тәкъдим иткән иде. Бу уңайдан “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе башкаладагы hәм районнардагы мәктәпләрнең яңа ук елында нинди ризык ашарга җыенулары белән кызыксынып чыккан.Баксаң, бу мәсьәләне әти-әниләр бергәләшеп хәл итә икән. Алар риза булганда министрлык та, азык-төлек департаменты да каршы чыкмый- димәк,булмастай эш түгел. Моңа өстәп шуны гына әйтәсе кала-хәләл ризык күпчелек укучының күңеленә хуш килерлек туклыклы hәм тәмле дә булса, моңа кемнәр генә каршы чыгар икән.
Бүгенгә шулар иде. Укудан hәм фикер йөртүдән туктамасак иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!