Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татар матбугатындагы күзгә-башка ташланган язмалар белән таныштыруны дәвам итәбез.
Авыл hәм шәhәр баласының җәйне ничек үткәргәнен күпләребез чамалыйдыр-йә лагерь, йә авыл, йә урам. Ә менә “Шәhри Казан” газетасы журналисты үзләренең каладагы hәм саладагы туганнарының балалары өчен лагерь оештырган.hәркайсыбыз үзе өчен генә яшәргә өйрәнгән заманда туганлык җепләрен әнә шулай да ныгытырга була икән бит дип уйлап куясың. Моның өчен күңелеңнең киң булуы гына кирәк.
“Шәhри Казан” газетасы күтәргән тагын бер проблема- Казандагы мәктәпләр котлыгы. Тырыша-тормаша торгач, яшьләрне икешәр-өчәр бала алып кайтырга күндердек тә күндерүен, ләкин шул сабыйларны башта бакчалы итә алмаган булсак, хәзер инде менә аларга мәктәпләр дә җитми икән. Яңа төзелгән торак пунктларындагы мәктәпләрдә укучылар саны планлаштырылганнан ике тапкырга кадәр артып китә ди.
Шунлыктан андый мәктәпләр укуны ике сменада оештырырга мәҗбүр. Хөкүмәт кая карый димәктән, бүген бер заманча мәктәп төзү уртача беръярым миллиард сумга төшә. Быел исә Казанда шундый дүрт мәктәпне яңа уку елына өлгертергә тырышып яталар. Аннары, балалар hаман саен алай күпләп туып торыр дигән өмет тә акланмаска мөмкин-алга таба ул бушаган мәктәпләрне нишләтәсең? Мондый эшне килеп төрәлгәч кенә эшләмичә, алдан планлаштырырга кирәклеген бик аңлыйбыз да бит…Ә бүгенгә, газета язганча, балалар бар, мәктәп юк.
“Ватаным Татарстан” газетасы Татарстанда кайда hәм ничек ял итеп була” дигән темага язылган материалны беренче битеннән башлап биргән. Чит илләргә чыгу мәшәкатьле hәм кыйммәт булган бер заманда сәяхәт итү теләген сүрелдерүнең бер генә юлы кала-үзебезнең илдә йөрү. Газета журналисты бай тарихлы hәм кунакчыл Татарстандагы күреп сокланырлык урыннар белән таныштырган. Фикер офыгын киңәйтү өчен менә дигән язма.
Татарстанда яше 35-49 аралыгында булган 100 мең буйдак кеше исәпләнә икән. Болар беркайчан да гаилә кормаганнар. Ә шуңа тагын илле яшьтән узган 60 мең буйдакны да өстәсәң…”Ватаным Татарстан” газетасы китергән бу саннар күпләребезне уйланырга мәҗбүр иткәндер-кая бара бу дөнья. Замананың иң авыр чорларында да өйләнешеп балалар үстерү җаен тапкан адәм баласы бүген ялгыз тормыш итүне сайлый. Ни өчен шулай икәнлеген журналист аерым мисаллар белән дәлләгән. Гыйбрәтләр алу өчен укып чыгарга киңәш итәр идем әлеге язманы.
“Идел” яшьләр журналына яңа баш мөхәррир билгеләгәннәр. Сез аның күптән түгел генә безнең студиягә кунак булып килгәнен дә хәтерлисездер. Менә шул Рәмзия туташ сәләмләү сүзендә журналны алга таба яшь каләм ияләре яшьләр өчен генә чыгарачакларын ассызыклый. Бу аңлашыла да. Ләкин, миңа калса, ул моңарчы да яшьләгә адресланган иде. Ә журналның бу санындагы сәерлек, башкалардан аерып тору кебек гайре табиги сыйфатларны hәм гамәлләрне норма итеп тәкъдим итү күпчелеккә аңлашылып та бетмәскә мөмкин дигән фикер килде минем башыма. Хәер, бу бит минем каланчадан шулай-чор башка, яшьләр башка дип юаныргадыр бу очракта.
Ничек кенә булса да, укудан hәм фикер йөртүдән аерылмасак иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!