Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татар матбугатындагы игътибарны җәлеп итә торган язмалар белән таныштыруны дәвам итәбез.
Парижга барырга акчаң җитмәсә, Мамадышка бар, дип өнди беренче битеннән үк “Шәhри Казан” газетасы. Язмадан аңлашылганча, соңгы елларда бик нык үзгәргән Мамадыш шәhәрендә дә карап сокланырлык, ял итәрлек урыннар шактый икән. Шуның өстенә, биредә фотога төшәргә яратучыларга бер эшмәкәр Эйфель манарасына кадәр әмәлләп куйган. Нократ елгасы ярлары да ял итүчеләр өчен хозурланыр урын итеп эшләнгән. Кыскасы, кил дә рәхәтлән. Әмма безнең бай телебездә:”Күрмәгәннең күрәсе килә, күргәннең качасы килә” дигән әйтем дә бар бит әле. Менә шул Мамадыш районында туган Радик Зиннуров дигән берәү үзе әмәлләгән велосипед белән Белорусь Республикасына барып кайткан. Хыялы- Хабаровскига барып җитү ди. Хәер, без андыйларны сәер кешеләр дип атарга гадәтләнгәнбез. Ә менә тау шуарга дип Франциянең Куршавеленә йөрергә гадәтләнгән байбәтчәләрне кем дип атыйсы? Шулай шул бу тормышта- кемнеңдер өйрәсе сыек бүген , ә кемнеңдер энҗесе вак.
Ат азгыны-тайга. Аларга гына димәгән дип, халык акчалы hәм җиңел эшкә кызыга башлаган, дип яза “Ватаным Татарстан” газетасы. Татарстанда эшләүчеләрнең 79 проценты эшеннән китәргә әзер. Газета хәбәрчесе бу уңайдан хезмәт базарын алда ни көтә, яхшы эш кайда бар кебек сорауларга ачыклык кертергә алынган. Шуннан бер-ике генә сан китерәм. Казанда машина йөртүчеләргә 120 мең сум түләргә әзерләр. Ә югары белемле инженерларга-аена 57 мең сум. Шулай булгач, инженерның эш алыштырмый хәле юк инде.
Алыштыруын алыштырсың да бит, ә вәгъдә иткән зур акчаны бирмәсәләр? Газета журналисты hөнәр алыштырып, бер көнгә пицца ташучы курьер булып эшләп караган hәм барысын да ачыклап биргән. Шул инде- безнең татар әйтемендәгечә- Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер. Ә барып карасаң , берни дә юк.
Барыбызга да кагыла торган тагын бер проблема- мәктәп укучыларына өй эше бирү. “Ватаным Татарстан” газетасы сорауны болайрак куйган:”Өй эшен күчерүне тырга кирәкме?” Баксаң, компьютерга кадәрге заманда мәктәптә өй эшен көчлерәк укучыларныкыннан күчергән булсалар, хәзер интернетта күчерергә өндәүче сайтлар бар икән. Нәрсә дисең инде, башы эшләгәннәр элек тә күчермәде, бүген дә күчерми. Башы эшләгәннәр элек тә төшеп калмады, бүген дә тормышта үз урыннарын таба тора.
Күчереп түгел, үзебез укып, фикер йөртеп яшәүчеләрдән булсак иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!