Табигать быел үзенең сынауларын өсти-өсти бирә- игенннәргә hәм яшелчәләргә зыян салган каты кыраулардан соң республикага тагын бер афәт килеп иреште- урманнарны парсыз ефәк күбәләге кортлары басты. Әлеге проблеманы “Шәhри Казан” газетасы беренче битенә чыгарып биргән. Анда язылганнардан аңлашылганча, кышның җылы килүе hәм язның иртәләве әлеге корткычларның күпләп үрчүенә китергән икән. Татарстанның күпчелек районнарында әлеге афәткә каршы тору чаралары үткәрелсә дә, кул җитмәгән урыннар да байтак икән.
Шунлыктан урыны белән агачларның коры ботакка калуы халыкны хафага салды. Әлеге хәлләрне ахырзаман билгесе дип фаразлаучыларга болай дип кенә әйтәсе кала-“Ничек кенә булса да, үз күңелләребезгә корт керүдән сакланыйк!”
Татарстанда 158 бала бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган. “Шәhри Казан” газетасы журналисты шундый укучыларның берсе- Саба районының Тимершык урта мәктәбен тәмамлаучы Айлия Хаҗиева турында язма биргән. Татар теленнән халыкара олимпиадада җиңү яулаган Айлия рус теленнән дә 100 балл җыйган. Татарстанда рус телен тиешенчә өйрәтмиләр дип шау-шу куптарып йөрүчеләрнең авызын менә шулай томаларга кирәк.
Киләсе елда Казан белән Түбән Кама арасы бер сәгатькә якынаячак.- Түбән Кама hәм Чаллы шәhәрләрен урап узу юлын шул вакытка төзеп бетермәкчеләр.Татарстандагы иң зур hәм иң әhәмиятле төзелешне “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты барып күргән. Безнең халык белеп әйткән-“Сукыр булса да кыз булсын, әйләнеч булса да юл булсын”.
Авылда эшләргә барыннан да бигрәк механизаторлар, сыер савучылар, агрономнар, зоотехниклар җитми икән. Сәбәп нидә? Газета журналисты төрле яктан килеп әлеге сорауга җавап эзләгән. Бу урында мәгълүм спектакльдәге Биби сүзләре белән генә каплап куясы кала:”Үзләре җүнләп эшне оештара белмиләр дә аннары белгечләр җитми дип зарланалар”. Нишләмәк кирәк, без бит бөтен проблемаларны да артыбызга килеп төрәлгәч кенә хәл итәргә өйрәнгән халык.
“Идел” яшьләр журналында исә минем игътибарымны Сөембикә-ханбикәнең хушлашу карашын киндергә төшергән яшь рәссам Елена Сәетбагина белән әңгәмә җәлеп итте.”Кызым үсә барган саен милли тамырларыбызны барлый башладым. Игътибарымны татар тарихына юнәлттем”,- ди яртылаш татар ханым. Шагыйребез Дәрдемәнднең “Сөт калыр, Ватан китәр” дигәненә бер ачык мисалдыр бу. Уңышлар телик Санкт-Петербургта яшәп иҗат итүче үзебезнең рәссам Елена Әнвәр кызына.
Үз телебездә нәшер ителүче газета-журналлар укудан тәм табып яшәүчеләрдән булсак иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!