Татар матбугаты ниләр турында борчыла? Әйдәгез бергәләп газеталарны күзәтик.
Кемдә нәрсә кайгысы, ә менә “Шәхри Казан” газетасы хәбәрчесе “Биегән чаклар бар иде” дип Яңа елны биеп каршылаган чакларын сагынып язган. Замананың үзенчәлекле булуы хезмәт коллективларының шау-гөр килеп рестораннарда бәйрәм итүенә чик куярга җыена икән. Быел ел азагында бирелә торган премияләр дә ишелеп төшәргә ошамаган. Кыскасы, җырлап-биеп яшәгән чакларны сагынырга гына калыр кебек тоела башлый газетадагы язманы укыганнан соң.
Татарстанда “Передумала.ру” проекты старт алган Аның максаты- дару белән көмән төшерүне туктату hәм киләчәктә сәламәт бала алып кайту мөмкинлеген аңлату. “Шәхри Казан” әлеге проектын асылын бәйнә-бәйнә итеп аңлатырга тырышкан. Чыннан да, бу дөньяга hәр бала үз ризыгы белән туа дип тик торганнан гына әйтмәгәннәр безнең әби-бабайлар.
Газетаның кунак бүлмәсендә ун ел эчендә 14 китап язып чыгарган үзенчәлекле каләм иясе Гөлсинә Галимуллина белән ихлас әңгәмә урын алган. Кызык hәм фикерле әңгәмә.
“Мәдәни җомга” газетасы Татарстанда үткәрелгән Татарча диктант акциясенә бер рәсемгә шигъри ике юл куеп бәя биргән-Бер куаныч, бер юаныч хәзер Яза белү әнкәң телендә”.Аңлаган кешегә аңларлык дияр идем. Газетада шулай ук Чаллы театрында уйнаучы Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Имамова белән тәфилле әңгәмә дә урын алган. Ә “Сукыр оптимист” язмасы исә бар булганына шөкер итә белмәүчеләребезне уйландыргандыр-дөньяны күрүдән мәхрүм татар кешесе сизгер куллары белән балчыктан савыт-сабалар ясарга өйрәнгән.
Декабрьдә тагын бәяләр артты. Моның сөенчесен “Ватаным Татарстан” газетасы беренче биткә үк чыгарып биргән.Коммуналь хезмәтләргә бәя арту беренче чиратта шәхәр халкына кагылачак. Ләкин бер төрле илдә яшәсәк тә, халыктан алына торган суммалар бер төрле түгел икән. “Ватаным Татарстан” бәяләр иң күп арткан шәхәр hәм авылларның исемлеген дә китергән. Быел әле шуңа өстәп кала халкыннан ишегалдыннан чыгарылырга тиешле кар өчен дә саллы гына акча каерырга ниятлилщ. Кыскасы, кесәң генә чыдасын.
Газетада грип килә дип чаң сугучы табибларның сүзенә колак салып, быелгы вируслы авырудан ничек сакланырга дигән сорауга җавап бирергә тырышканнар. Чыннан да, сакланганны саклармын дигән бит.
Милләт, киләчәгебез дип кайгыртучыларга “Татар киносы кемгә кирәк?” дигән риторик сораулы әңгәмә дә кызыклы булыр дип уйлыйм. Чит ил фильмнарын күрсәтергә ярамаган заманда үзебезнең фильмнарны экранга чыгармауның сәбәпләрен режиссер Илдар Ягъфәров аңлатырлык итеп әйткән..
Тормышта проблемаларыгыз азрак булсын дисәгез-күбрәк укыгыз дигән теләктә юүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!