Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татар матбугатын күзәтүне дәвам итәбез.
Уңга барасымы, сулга борыласымы? Тиздән күпләргә, аерым алганда ата-аналарга hәм аларның мәктәп тәмамлаучы балаларына шундый сорау белән очрашырга туры киләчәк. Бала дөрес hөнәр сайласын өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты “Бала бер, hөнәр мең” дигән язмада уйлана. Миңа калса, бу турыда көне-сәгате җиткәч түгел, ә балаңның теле ачылганнан башлап уйланырга кирәктер. Модага ияреп hөнәр сайлаганнарның әлләни зур уңышка ирешкәннәре бик сирәк, диләр.
Газета хәбәрчесе тагын бер онытыла баручы эш- сарык асрау проблемалары турында сүз кузгаткан. Баксаң, сарык йонының бәясе шалканныкыннан да күпкә арзанрак икән-килосына 35-40 сум бирәләр. Шуңа да үзләре файдаланмаган хуҗабикәләр сарык йонын андый бәягә биргәнче дип…ташлыйлар гына икән. Бернәрсәнең дә кадере булмаган җәмгыяттә йон гына кадерле була алмый шул инде.
Дүрт көнгә сузылган бәйрәм ялларында халык өй-хата тирәсендәге бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр белән генә мавыгып калмыйча, Бөек Җиңүгә багышланагн чараларда да булырга өлгерде. Хәер, ул бәйрәм чаралары әле ай азагына кадәр дәвам итәчәк.“Шәhри Казан” газетасының калын саны да “Сугышларсыз яшисе иде” дигән теләк белән башланып киткән. Миллионлаган кеше гомерен өзгән, тагын да күбрәк халыкны гомерлек хәсрәткә салган сугышның беткәненә 78 ел үтсә дә, бүген- дөньябызның кабат дөртләп кабынырга торган учагы олыбызгы да, көчебезгә дә тынгы бирми. Михнәтле сугыш чорын үтеп, югалту- табышлар аша үзенең 103 яшьлегенә килеп җиткән татар солдатының тормыш юлын барлаганда тагын бер кат инанасың- бу тормышта hәркем үзенчә бәхетле булган кебек, бәхетсезлеге дә hәркемнең үзенчә.
Газетадагы игътибарны җәлеп итә торган тагын бер язма “Васытем шул: нигеземне музей йорт итеп сакласын” дип атала. Аксубай районының Яңа Дума авылында яшәп иҗат итүче балалар язучысы Раушания апа Низамованың тормыш юлы үзе бер китап язарлык. Ләкин ул үзе турында түгел, ә заманында әти-әнисенә никах укыган татар шагыйре Нәҗип Думави турында поэма язып, аны үз акчасына бастырып чыгарган, ятимнәр йортыннан үксез бала алып үстергән, йортын музей иткән. Әле дә ярый дөньяда шундый киң күңелле кешеләр бар дисең бу язманы укыганда.
Дөньялар ничек кенә үзгәрсә дә, тормыш авырлыкларына каршы торырлык көч табып яшәргә язса иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!