Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татар матбугаты дөньяга нинди күзлектән карый? Нинди вакыйгаларны алга сөрә? Бергәләп шул сорауларга җавап эзләп карыйк.
Белгечләр илнең кайсы шәhәрләрендә торак сатып алу отышлырак икәнен ачыклаган. Сөенә алабыз- беренче бишлектә безнең Казан да бар. Фатирны арендага биреп торудан күпме табыш алып булганлыгын “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе өйрәнгән. Нишләмәк кирәк- шундый заманда яшибез- бүген бөтен нәрсәне дә акча бизмәненә салып үлчиләр.
Ләкин бөтен кешеләр дә алай уйламый. Шул ук “Ватаным Татарстан” газетасында Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова халкыбызның битарафлыгына, китап укудан бизүенә, балаларына ана телен өйрәтмәгәненә җаны әрнеп болай дигән:”Милләт йорты төзергә маташабыз, очрашулар да, бәйрәмнәр дә, конкурслар да уза. Әмма йортыбызның идәне белән түшәме җәелмәгән. Нәрсә соң ул дисәгез, ул-татар теле. Аны ихтиярига калдырдылар. Баласын татарча укытырга риза булган ата-ана сирәк Хәзер инде татар гимназиясе дип барган җирдә дә синең бер сүзеңне дә аңламаган балалар шактый. Бу проблема үзеңнең бәйсез милли мәгарифең булганда гына хәл ителә ала.” Өземтә тәмам. Халык язучысының болай дип әйтергә генә түгел, таләп итәргә дә хакы бар. Рәхмәт Нәбирә ханымга.
Укучыны шаккатыру торган саен катлауна бара. Ләкин каләм ияләре бу хәлгә дә җиңел яраклаша- башка килмәгән, безнең татарда аны тузга язмаган диләр, темаларны тартып чыгаралар. “Шәhри Казан” газетасы да мәет юучы белән әңгәмәне беренче битеннән башлап бирергә булган. Кем әйтмешли- барыбыз да барасы урын булса да, тормыш иткәндә үлем-җитемнән башка да проблемалар җитәрлек бит.
Әйтик, милләтне hәм телне саклау. Узган атнада бу турыда Казанда үткән 3нче Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездында сөйләштеләр. Тирәнгәрәк, төбенә төшебрәк язылган материал берәүне дә битараф калдырмас иде.
Кәгазь акча бетерелә, аның урынына сифырлысы килә икән дигән имеш-мимешкә ачыклык кертү дә шундый темалардан. Газета хәбәрчесе Казан федераль университеты профессоры белән шул хакта сөйләшеп шактый ук сорауларга җавап алган. Әңгәмәнең төп эчтәлеген ике җөмлә белән әйтеп булыр иде- без- гади кешеләр өчен ул сифырлы акчаның бер тиенгә дә кирәге юк, кәгазь акча беркая да китми- кала.
Үткән атнада булган тагын бер вакыйга- заманында бөтен татар гаиләсенә дә диярлек килеп торган “Азат хатын”- “Сөембикә” журналының 110 еллык юбилее. Җыр-моң белән үрелеп барган тамашаны Казанга хатын-кызлар съездына килгән күпсанлы ханымнар да карады. Журналның юбилей саны гасырдан артык булган тарихны күалларга мөмкинлек бирә. Аның сзхифәләрен барлаганда-шөкер, шундый бай эчтәлекле, тарихи басмабыз бүген дә милләт hәм тел сагында торуын дәвам итә дип сөенәсең. “Сөембикә”безгә тагын да озын гомер, аның битләреннән укучыны битараф калдырмый торган гыйбрәтле язмалар укып торырга язсын дип телик.
Укудан hәм фикерләүдән аерылмасак иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!