Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татар матбугатындагы язмалар белән таныштыруны дәвам итәбез.
“Шәhри Казан” газетасы иртәгә кояш иңгәч керәсе ураза турындагы язманы беренче битенә чыгарып биргән. Газета шулай ук ураза тотканда ничек тукланырга дигән сорауга да җавап урнаштырган. Бер айлык сынауны уңышлы үтсәк иде дә тоткан уразаларыбыз кабуллардан булса иде дип кенә телисе кала.
“Күршеләрне су басты” дигән язмада исә сүз Т атарстаннан көньяктарак урнашкан Ульяновск өлкәсендәге язгы ташу нштиҗәләре турында бара. Яз безгә шул яктан килгәнлектән, балә-казаларсыз гына килсә иде дигән уй килә башка.
Матур картлык! Барлык кешеләргә дә шулай итеп килсен иде ул. Казанда яшәүче 100 яшьлек Нурания әбигә Аллаhы Тәгалә гомер белән бергә зиhен дә, аң да, камил акыл да, сәламәтлек тә биргән. 58 ел балаларга белем биргән укытучының тормыш фәлсәфәсе белән танышырга теләүчеләр “Ватаным Татарстан” газетасында басылган “Кызымны биетәм әле” дигән язманы укып чыгарга тиеш.
Казан әти-әниләренең 9 проценты балаларына, вак-төяк алырга дип, атнасына 3 мең сум акча бирә. Күпчелеге әлеге сумманы 500 дән арттыра алмый. Тикшеренүләр күрсәткән саннар бу. Ә авыл баласының өлеше күпме? Баланы тиен санарга ничек өйрәтергә? “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесенең “Әтинеке жәл түгел” дигән язмасын бала-чагасы булган бөтенебезгә дә укып чыгарга киңәш итәр идеи.
Тормышта үзеңнең нинди зур бәхеткә ия икәнлегеңне аңлау өчен башкаларның авыр язмышына күз салу да җитә. “Сөембикә” журналындагы “Әни” исемле гыйбрәтле язманы укып чыгучылар да үзләренең бик тә бәхетле булуларын аңлагандыр дип уйларга кирәк. Сынау арты сынауларны үтеп тә зарланмыйча яшәүче ел хатын кызы- Гайшә Ильясовага Аллаh Тәгалә сабырлыкны, ныклыкны биреп тә караган икән. Гыйбрәт өчен hәркем укып чыгарга тиеш мондый язманы.
Хатын-кызлар журналындагы тагын бер ашыкмыйча, тәмләп укый торган язма- Татарстанның халык язучысы Рабит Батулланың тормыш кагыйдәләре. Талантлы, даhи булуның формуласына кадәр китергән аксакал язучыбыз.
“Казан утлары” журналы да олпат язучыбыз Батулланың йотлыгып укый торган ике хикәясен бастырып чыгарган. Моннан тыш журналда Фирдүс Гыймалтдиновның “Урда ханы Үзбәк” романының ахыры, Ркаил Зәйдулланың hәм Ринат Мөхәммәдиевнең хикәяләре дә урын алган. Кыскасы, башыннан азагына кадәр кызыксынып укырлык журнал килеп чыккан.
Укудан hәм фикерләүдән бер генә көнгә дә өзелмәсәк иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам