Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар. Татар телендәге газета-журналларны укуыбызны дәвам итәбез.
Белмәсәгез белегез- баланы туганнан алып өч яшькә кадәр тәрбияләү өчен аз да түгел, күп тә түгел, 1 миллион 370 мең сум акча кирәк. Россиядә яшәүче әниләрнең исәп-хисабы шундый. Баланы акчага салып исәпләү дөрес түгеллеген аңласак та, ансыз да булмый, дип яза “Ватаным Татарстан” газетасы. Бала хакы күпме? Бала үстерүчеләргә дәүләт ярдәм итәме. Газета хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләгән.
Декабрьнең соңгы көннәрендә игълан ителгән җанисәп нәтиҗәләре әле hаман да күңелне тырнап тора. Ни өчен татарлар 600 меңгә кимегән дә аларны кайдан эзләргә. Ни өчен кайбер төбәкләрдә татарлар саны коточкыч дәрәҗәдә кимегән? “Ватаным татарстан” газетасы хәбәрчесе читтә яшәүче милләттәшләребез белән шул сорауга җавап табарга тырышкан.
Газетада яратып укыла торган тагын бер язма- Татарстанның hәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфи белән әңгәмә. Танылган артистның җанисәп мәсҗәләсенә карашы үзенчәлекле . Фикерне тулырак китерү өчен мин аны укып күрсәтәм.
Дөрес сүзгә җавап юк дип кенә әйтәсе кала.“Казан утлары”ның икенче саны Рәмис Аймәтнең “Татар теле”, “Бүрелек” кебек кыю, актуаль шигырьләрен үз эченә алган тупламасы белән ачыла. Илгиз Зәйниевнең “Чия тавы” дип исемләнгән ике пәрдәлек драмасы белән Уфада яшәп иҗат итүче Әлфис Гаязовның “Хат алышу” поэмасы да укучыларда кызыксыну уятыр дип уйларга кирәк. Укучылар көтеп алган тагын бер әсәр-Фирдүс Гыймалтдиновның “Урда ханы Үзбәк” исемле тарихи романның дәвамы. Милләтең белән горурланасың килсә, нәкъ менә шушы тарихи романны укып чыгарга кирәктер ул.
“Безнең мирас” журналы да татарның тарихында җуелмаслык эз калдырган Алтын Урда темасын алга ук чыгарып биргән. Баксаң , Алтын Урда җирләре саналган Кавказ, Кырым, Азов буе, Ульян өлкәсендәге Ундор минераль суларыннан шул чакта ук файдалана белгәннәр икән. Чыннан да, hәр яңалык ул онытылган искелек.
Әлеге журналда Себер татарлары hәм алардан чыккан күренекле иганәче Нигъмәтулла хаҗи Карымшак- Сәйдуков турында кызыклы язмалар да урын алган. Татар халык җыры “Рамай”ның дөньяга туу тарихы да күңелгә тия торган итеп бирелгән.
“Сөембикә” журналында халкыбызның фидакарь, көчле хатын-кызлары турында шактый күп язма басылган . Шулар арасында иң гыйбрәтлесе- заманында журналда эшләгән, бөтен гомерен халкына хезмәт итүгә багышлап та репрессия корбанына әверелгән Абруй Сәйфи турындагы язма. Кеше язмышы чүпкә дә тормаган заманалар кабатлана күрмәсен дип телисең мондый язмаларны укыганда.
Гыйбрәт булсын дип, буыннан-буынга килгән мәңгелек тормыш кыйммәтләребез тузмасын, фикер сөрешебез кыйбладан адашмасын дип укыйк вакытлы матбугатны дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик.