“Ватаным Татарстан” газетасы дөньядагы барлык эреле-ваклы проблемаларны оныттырып, кешелекне берләшергә мәҗбүр иткән Төркия белән Сүриядәге җир тетрәү фаҗигасе турындагы язма белән башланып киткән. Үткән җомгада әлеге тететрәү нәтиҗәсендә ике илдә 20 меңнән артык кешенең гомере өзелгәне билгеле булган иде. Бу сан көне-сәгате белән арта гына бара. Чөнки коелып төшкән күпкатлы йортлар астында инде хәзер тере кешеләрне табу мөмкин түгел, диләр белгечләр.
Авылларда эчкечелек саны арта. Белгечләр белән бергә “Ватаным Татарстан” газетасы әнә шулай дип чаң суга. Сәбәпләрен дә атаган газета хәбәрчесе. Болар авылдагы эшсезлек, халыкның очын-очка ялгап яшәве hәм ил-көнебездәге күңел тынычлыгын алган вакыйгалар. Бүген Татарстанда елына кеше башына 15 литр исерткеч туры килә икән. Бу бит карт-корыларны, бала-чаганы да кушып санаганда! Ләкин, ничек кенә булмасын, моңарчы аракының бер генә проблеманы да җиңәргә булышканы булмады әле.
“Ватаным татарстан” газетасындагы тагын бер кызыксынып, азагына кадәр укыла торган язма бар. Ул милләтебезнең карап торган трибуны, турыдан ярып сөйли торган язучы hәм депутат Ркаил Зәйдулла белән ихлас әңгәмә ул. “Син ничек курыкмыйсың?” дигән сорауга ул:”Мин дә куркам, билгеле. Тик мин куркуымнан куркам” дип җавап биргән.
Авылларда халык җыеннары дәвам итә. Социаль чертәрләр аша гына аралашырга гадәтләнгән халыкка совет чорындагыча, мәдәният йортына җыелып, үзен борчыган проблемалар турында күзгә-күз карап сөйләшү өчен бик тансык чара бу. “Шәhри Казан” газетасы язганча, ул җыеннарда халык үзара салым суммасын да килештереп кайта. Сүз уңаеннан шунысын да әйтергә кирәк, ул салымны җан башыннан икешәр мең сум итеп җыйган җирлекләр дә бар икән Татарстанда. Җыелган сумманың хөкүмәттән дүртләтә артып кайтуы халыкны әнә шулай үз проблемаларын үзләре хәл итүгә тартып кертә.Рәхмәт яусын Миңнехановка гына дип әйтәсе кала инде.
“Үгезегез алкалымы?” Озакламый авыл халкы бер-берсенә әнә шудыйрак сораулар бирә башлар кебек. Ник дигәндә, хөкүмәт халыктагы малларны исәпкә алуның шундый юлын тапкан. Колхоз сыерлары өчен бу яңалык түгел икәнен белә идек инде. Ә быелдан башлап бөтен мал-туарга да шундый алкалар эләргә җыеналар. Халык моны тагын салымны арттырып, үз кесәсенә керү дип кабул итә итүлеккә. Ә хакимият киресен тәкрарлый- янәсе андый алкасы булмаган малны урнаштыру, сату-алу да авырлашырга мөмкин. Шунысы да бар- быел малларга андый алканы бушлай элсәләр, киләсе елга калганнар моның өчен тагын шул бер кесәдән чыгарып бирергә тиеш булачак. Мал асрамасыннар дип махсус шулай эшлиләрме икән әллә дигән көфер фикер килә башка мондый чакта.
“Идел” яшьләр журналы тулысы белән диярлек яшь иҗатчыларны танытуга багышланган. Танылып килүче җырчы Рөстәм Насыйбуллинны журнал “Татарның Шаляпины” дип атаган. Татарстанның Нурлат районындагы Кизләү авылында үскән егетнең сәләте мунчада ачылган икән. Чая егетнең тормыш принциплары турында укыганда аның мөкиббән киткән җырчылары Илhам Шакиров белән Иосиф Кобзон икәнен белеп бер сөенсәң, аның үз өстендә даими эшләвен күреп, бар әле талантлар бездә дигән нәтиҗәгә киләсең.
Укудан hәм фикерләүдән тукталмаучылардан булсак иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!