Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар. Татар телендә чыгучы газета-журналлар бу арада ни-нәрсә турында язды дигән сорауга ачыклык кертүне дәвам итик.
“Бирде дә соң кирәкне!” Әлбәттә инде, берничә көн рәттән яуган карлы-буран турында бу язма. “Шәhри Казан” газетасы биттән биткә күчә-күчә табигатьнең сирәк очрый торган халәте китереп чыгарган проблемалар турында язган. Казаннан берничә көн эчендә генә дә ярты миллион тоннага якын кар чыгарылган икән. Ул кар тавын кайларга урнаштырылган дип баш ватучыларга да җавап бар. Баксаң, ул карны башкала янәшәсендәге сигез урында эретеп суга агызалар икән.
Актаныш районы авылларында бу буранда кар эреткәннәр. Ләкин елгага агызыр өчен түгел, ә үзләренә куллану өчен. Ут көчәнешенең уйнавы аркасында районның җиде авылы сусыз калган.
Менә шулай, табигать безгә булганның кадерен белергә генә өйрәтеп калдырмыйча, үзебезнең көчсезлегебезне танырга, төрле хәлләргә әзер булып торырга да мәҗбүр итә.Бүген илдә 44,1 миллион җиңел машина исәпләнә.Ягъни бишектәге сабыйларны, таякка таянган әби-бабайларны да кертеп, илдә яшәүче өч кешегә бер автомобиль туры килә. Узган ел гына да 1 миллионнан артык яңа машина сатылган. Бәяләре мәртәбәләп артуга карамастан бу. Машина базары ни хәлдә? Бүген машина сату-алу, аны яңасына алмаштыру отышлымы? Яңа “тимер ат”ка ничә ел акча җыясы? “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләгән.
Аны укыганнан соң башка бер генә фикер килә-ничек кенә зарланышсак та, начар яшимибез икән әле.
Борчу-хәсрәт берләштерә. Украинада хәрби операөия игълан ителгәч тә андагы егетләребезгә дә бар халык берләшеп ярдәмгә ашыкты. Азык-төлектән башлап күчмә мунчаларга кадәр ясап озаталар. Бу гамәлләр турында газета аерым бер тәфсилле язма бастырган.
Адәм баласы яхшы тормышка бик тиз ияләшә. Бүген инде бер телем икмәкне бәхеткә санаучы буын вәкилләре дә сирәгәйде. Ләкин бу муллыкның нинди афәтләр аша килүен оныту җүнлегә китермәслеген без яхшы аңлыйбыз. “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе шушы арада 80 ел тулган вакыйга-Ленинград блокадасының өзелү көненә атап гыйбрәтле язма бастырган- үткәннәргә күз салып шөкер итәр өчен менә дигән нәрсә.
”Йолдыз чире”ннән иммунитет, вакыт сынавын узган җырлар, хәзерге эстраданың уңышлары hәм кимчелекләре. Татарстанның hәм Россиянең халык артисты, Тукай бүләге иясе, бик күп җырчыларның остазы Венера Ганиева белән шулар турында сөйләшкән газета хәбәрчесе. Җырчы тормыш юанычы, югалту hәм табышлары хакында да ачылып сөйләгән.
Нәрсә дисең инде- бу дөньяда берәүнең эче буш түгел. Ләкин шундый чакларда да асыл сыфатлабызны җуймыйча, кече күңелле кеше булып кала белсәк иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!