Татар җәмәгатьчелеге публицист, язучы, журналист, галим Илдар Низамов белән хушлашты. Соңгы юлга озату мәрәсименнән Мөршидә Җиһан репортажы.
Илдар Низамовны соңгы юлга озатырга якыннары, туганнары, хезмәттәшләре һәм аның университетта укытканда биргән киңәшләрен тотып көн саен бер җөмлә язучы шәкертләре килгән иде.
Курс эшләре, диплом эшләре язганда, бер генә өтер дәүләт стандарты таләпләренә туры килмәсә дә, «аппаратыгыз дөрес түгел» дип, эшләрне кире борган таләпчән укытучыны ярата иде студентлары. И , балакай дип эндәшүләрен дә бик күпләр искә алды.
Югалту арты югалту. Әле күптән түгел Юрий Фролов , Константин Курановны соңгы юлга озаттык , өлкән буын укытучыларыы арасында Илдар абый соңгы остазыбыз иде дип искә алды соңгы юлга озату мәрәсимен оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе филология фәннәре докторы Васил Гарифуллин
Галим турында хатирәләрен барлаучы һәркем чыгышын тел сагында торган остазларына рәхмәт әйтеп тәмамлады. Ә иң мөһиме Илдар Низамов бакыйлыкка күчкәнче үк Шәкертләремнең уңышларын, үсешен күргәч күңелне шатлык били, бәхетем тагын да арта: тырышлыгым бушка китмәгән бит, дип тормышының түгәрәклеген әйткән иде.
Соңгы елларда Илдар Низамов Әтнә районының Чишмәле Сап авылында менә шушы йортта яшәде. Матбугат ру сайтына да язмаларын шуннан җибәрде. Соңгысы язмасы 10 нчы февральдә эленгән.
Әллә ничә төрле сортлы алма, йөзем җимешләре үстергән Әтнәнең Мичурины – профессор Илдар Низамов янына шәкертләре дә эзне суытмады. Кайберләре махсус бергәләп балык тотырга гөмбә җыярга да кайткалады. Һәрвакыт якты йөз белән Илдар абый һәм хатыны Мөсфия апа каршылый торганнар иде.
Мөсфия апаның 62 ел бергә тигез гомер иткән хәләл җефете, меңләгән студентка белем биргән тел белгече Илдар Низамов Чишмәле Сап авылы зиратына җирләнде. Кеше китте, җыры калды. Ул җыр якыннары, шәкертләре барында өзелмәс.
Мөршидә Җиһан, Никита Граханцев. Татарстан яңалыклары