Татар җәмәгатьчелеге күренекле җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Фәндәс Сафиуллин белән хушлашты. Мәрҗани мәчете ишегалдында оештырылган озату мәрасимендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Марат Әхмәтов, депутатлар, язучылар, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Тулырак мәгълүмат Фәннур Хәсәнов видеоязмасында.
Ул безгә күп нәрсәләрдә үрнәк иде, дип белдерде Фәндәс Сафиуллны соңгы юлга озатырга килгән Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы депутатлары исеменнән Фәндәс Сафиуллинга рәхмәтле булуын җиткерде. Фәндәс Шакир улы Сафиуллин тарихка 1990 елның 30 августында Татарстан суверенитеты турында Декларация укыган кеше буларак кереп калды.
Шулай ук Индус Таһиров, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Данис Шакиров хушлашу сүзләрен әйтте. Мәрәсимне Татарстан язучылар берлеге рәисе, депутат Ркаил Зәйдулла алып барды.
Фәндәс Шакир улы Сафиуллин 1936 елның 17 августында Азнакай районы, Мәлбагыш авылында дөньяга килә. Аны озатырга якташлары да килгән иде.
Мәрхүмнең улы Рөстәм әтисен соңгы юлга озату мәрәсимен оештыручыларга, килүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Фәндәс Сафиуллин үз васыяте буенча Курган зиратында җирләнде.
Фәннур Хәсәнов , Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.