Татар җәмәгатьчелеге Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы, филология фәннәре докторы, профессор, Россия лингвистика фәннәре академиясе академигы, РФ һәм ТРның атказанган фән эшлеклесе, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Мирфатыйх Зәки улы Зәкиевны соңгы юлга озатты. Озату мәрасиме Самосырово мөселман зиратында булды.
Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев 1928 елның 14 августында Татарстанның Ютазы (хәзерге Баулы) районы Зәйпе авылында туа. 1946-1951 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый. 1951-1954 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалында аспирантурада белем ала. 1954 елда филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә лаек була. 1963 елда «Татар теленең синтаксик төзелеше» дигән темага филология фәннәре докторлыгына диссертация яклый.
1965 елда Казан педагогия институты проректоры, 1967 елда ректор итеп билгелиләр. Әлеге вазифада ул 1986 елга кадәр эшли, шул ук вакытта ТАССР Югары Советы рәисе вазифаларын да башкара.
1986 елдан Мирфатыйх Зәки улы СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалында Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры вазифаларына керешеп, институтның мөстәкыйль статус алуына, аның үсешенә гаять күп көч кертә. Галим һәм остаз буларак, Мирфатыйх Зәкиев җитәкчелегендә 60ка якын фән кандидаты һәм 18 фән докторы әзерләгән. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен орденнары, күпсанлы медальләр, мактаулы исемнәр белән бүләкләнә.
Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз!