Республикакүләм «Татар кызы-2022» бәйгесендә Актаныш районы кызы «Татар-информ» һәм «Интертат» журналисты Энҗе Габдуллина гран-при иясе булды.
Аңа милли хәситә, калфак һәм 60 мең сумлык сертификат бүләк ителде. Республикакүләм «Татар кызы» бәйгесендә «Казан гүзәле-2022» исеменә Казан кызы Зәринә Әгълиуллина лаек булды. Шулай ук барлык катнашучы кызлар төрле номинацияләрдә җиңү яулады. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сүзләренчә, «Татар кызы» бүгенге көндә тулы бер хәрәкәткә әверелде. Бу матурлык бәйгесе генә түгел. Бәйгедә катнашучы кызларыбыз ана теле, милләт сагында тора.