«Книги-китаплар». Татар китап нәшриятының фирма кибете ишекләрен ачты. Кибет Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт адресы буенча урнашкан.
8 (843) 519-45-13
Белешмәләр өчен телефон экранда күрсәтелгән. Кибет эш көннәрендә иртәнге тугыздан өчкә кадәр эшләячәк. Кибеткә барып, китап сатып алырга уйласагыз, үзегезнең һәм якыннарыгызның сәләмәтлеген кайгыртып, мөһим тәкъдимнәрне истә тотарга онытмагыз. Клиентлар һәм кибет хезмәткәрләре арасындагы ара кимендә бер метр ярым булырга, санитар нормалар үтәлергә, ягъни һәркем битлек һәм перчаткалардан булырга тиеш.
Шулай ук өйдән чыкмыйча гына китапларга сайтта заказ бирә аласыз. Татарстан китап нәшрияты кирәкле китапны Казанга һәм бөтен дөнья буйлап илтеп җиткерә. Тулырак мәгълүмат өчен сайт экранда күрсәтелгән.