Бүген Казанда VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены ачылды. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә уздыра.
Җыенда республикадан, Россия Федерациясенең 60 тан артык төбзгеннән, чит илләрдән 300 делегат катнаша. Бүген гүзәл затлар “Матур әдәбиятка кызыксыну уяту юллары”, ”Без — Тукайлы халык”, “Заманча белем бирү шартларында милли үзаңны үстерү” дигән темаларга фикер алыша. Пленар утырыш татар хатын-кызларының җәмгыятьтәге урыны, гаилә һәм бала тәрбияләү мәсъәләләренә багышлана. Делегатлар өчен “Калфак туе”, кул эшләре күргәзмәсе, халык һөнәрчеләре җитештергән товарлар ярминкәсе дә оештырыла. Җыен кунакларына Кәрим Тинчурин театрында Аяз Гыйләҗев әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Өч аршын җир» спектакле дә тәкъдим ителә.