Чыгарылышыбызны татар халкының күренекле шәхесләренә багышланган сәхифә белән дәвам итәбез.
Бүген сүз, Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, күренекле язучы Әмирхан Еники турында.
Аның иҗаты – үзгә, кабатланмый торган. Март аенда язучының тууына 114 ел. Әдипнең тормышы һәм иҗаты белән, татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, профессор, академик Искәндәр Гыйләҗев таныштыра.