Чыгарылышыбызны татар халкының күренекле шәхесләренә багышланган сәхифә белән дәвам итәбез. Әлеге проект, татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты һәм Президент каршындагы татар телен һәм татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла. Аны Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, профессор, академик Искәндәр Гыйләҗев алып бара.
Бүген сүзебез, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Галиев турында.Һәм бу очраклы түгел, чөнки бу көннәрдә Шәүкәт Галивның туган көне. Исән булса аңа 94 яшь тулган булыр иде.