Чыгарылышыбызны татар халкының күренекле шәхесләренә багышланган сәхифә белән дәвам итәбез.
Әлеге проект, татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты һәм Президент каршындагы татар телен һәм татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла. Аны Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, профессор, академик Искәндәр Гыйләҗев алып бара. Бүген сүзебез, мәшһүр татар режиссеры, педагог, җәмәгать эшлеклесе, татар сәхнәсенең реформаторы, киң масштабтагы күренекле шәхес Марсел Сәлимҗанов турында. Һәм бу очраклы түгел, чөнки ноябрь башында аның туган көне. Исән булса Марсел Салимҗановка 88 яшь тулган булыр иде.