Гыйнвар ае күренекле шәхесләргә бай ай. Гомүмән, халкыбызга күп кенә данлыклы , дөнякүләм танылган кешеләрне бүләк иткән ай. Алар арасында : татар әдәбияты классигы, шагыйрь, драматург Һади Такташ, Татарстанның халык шагыйрләре Илдар Юзеев, Аяз Гыйләҗев, шулай ук Казан дәүләт консерваториясенә нигез салучы, аның беренче ректоры Нәҗип Җиһанов, халкыбызның мәшһүр, яраткан җырчысы Әлфия Авзалова, беренче татар хатын-кыз режиссер, актриса, татар радиокомитеты дикторы Кәшифә Тумашева. Ә бүген -16 нчы гыйнварда бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына 205 ел.