«Татар этникасы». Татар федераль милли-мәдәни автономиясе бастырып чыгарган методик әсбап нәкъ шулай атала.
Татарстаннан читтә яшәгән балаларга татар телен өйрәнергә ярдәм итүче китап «Татар-информ»да уздырылган матбугат очрашуында тәкъдим ителде. Әсбаплар Россия төбәкләрендәге автономияләргә бушлай таратыла. Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры белдерүенчә әлеге китапларга ихтыяҗ зур. Бу мәсьәләдә төп ярдәмчебез Бурятиянең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Саҗидә Баталова булды. Ул идея һәм проект авторы.