Бөек татар җырчысы, профессиональ татар эстрадасына нигез салучы шәхес – Рәшит Ваһаповның тууына 115 ел. Шул уңайдан республикакүләмендә һәм мәшгурь җырчының туган ягы Нижгар өлкәсендә ел дәвамында зур чаралар көтелә. Әлеге яңалык белән Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов уртаклашты.
Җырчының туган көне — 7 майда республика җәмәгатьчелеге Рәшит Ваһапов һәйкәле янында аны искә алды. Ә 16 май көнне Казанда Рәшит Ваһапов һәйкәле янында митинг-концерт узачак. Нәкъ шул көнне Рәшит Ваһапов исемендәге Яшь башкаручылар конкурсының 2023елгы лауреатларын игълан итү дә каралган.