Кариев театрында «Караш» дип исемләнгән беренче инсценировка мәктәбенең нәтиҗәләре билгеле. Биредә 17 егет һәм кыз Мәскәүдән килгән тәҗрибәле драматург кулы астында армый-талмый каләм тибрәтте. Экспертлар аларның иҗат җимешләрен ничек бәяләде? Инсценировка мәктәбенең киләчәге бармы? Алдагы язмада шул турыда.
Кариев театры татар әдәбиятын үстерүгә үз өлешен кертә. “Караш” мәктәбендә Мәскәүдән ала килгән драматург Анастасия Букреевадан белем туплаган иҗатчылар өр-яңа үрләр яуларга әзер.
“Караш” ның бу беренче агымы гына булса да, оештыручылар бик кәнагәть калган. Димәк, татар драматургиясенең киләчәге өметле.
Яңа табадан төшкән әсәрләр төрле яктан җентеләп анализланды. Жюри да төрле юнәлештән тупланган иде. Рәсем,музыка,әдәбият белгечләре һәм тәнкыйтчеләр.
«Караш» инсценировка мәктәбенең җиңүчесе исеменә Лилия Гыйбадуллина лаек булды. Тиздән без аның әсәрен Кариев театры сәхнәсендә карый алабыз.
2 урынны алган Илфак Хафизовның әсәре «Казан утлары» журналында басылыр, дип көтелә. Ә 3 нче урын ияләре — Фәнил Гыйләҗев, Эльвира Фатыйхова, Рүзәл Әхмәдиевның әсәрләрен «TAMGA» лабораториясендә эскиз итеп кую ниятләнә.
Миләүшә Гыйльфанова, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.