Көз айларында гадәттәгечә театр, филармония, концертлар залы үзләренең яңа сезонын ачып җибәрә. Җәй бетергә әле бер ай чамасы булса да, Габдулла Тукай исемендәге татар Дәүләт филармониясе тамашачысын үзенә җыйды. Очрашу сәбәбен хәбәрчебез дә белеп кайтты.
Габдулла Тукай исемендәге татар Дәүләт филармониясендә 2007 елдан бирле тамашачы өчен уңай ысул абонемент системасы эшләп килә. Ә абонементка кергән яңа концерт сезонын тәкъдир итү беренче тапкыр узды.
Монда музыка белгечләре филармониянең яңа сезон программасы, абонементлар составына кергән концертлар, сезонның башка күренекле вакыйгалары турында җентекләп сөйләнде.
Шулай ук башкаручыларның иҗади портретлары белән таныштыру да каралган иде. Тугры тамашачы филармониягә ихлас рәхмәтләрен җиткерде.
Алия Галиуллина, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.