Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры яңа проектны башлады — татар драматургларының пьесаларын онлайн укуга керештеләр. Театр артистлары «Яңа татар пьесасы» конкурсында җиңгән, әлегә кадәр сәхнәгә куелмаган пьесаларны укыячак. Туры эфирлар көн саен көндезге сәгать уникедә театрның рәсми ютуб-каналында үтә. Бүген 20 майда Зәбир Гыймаевның «Әҗәт» пьесасын Алмаз Гәрәев укыячак.