Татар әдәбияты зур югалту кичерде. Күренекле шагыйрь, Татарстанның халык язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Гәрәй Рәхим (Григорий Васильевич Родионов) каты авырудан соң, 80 яшендә вафат булды.
Ул төрле елларда “Татарстан яшьләре” газетасында әдәби хезмәткәр, Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшьләр әдәбияты бүлегендә редактор, Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант, «Казан утлары» журналы редакциясендә проза бүлеге мөдире кебек вазифаларны башкара. Шулай ук Гәрәй Рәхим «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә бүлек мөдире булып эшли.Ул шигърият, проза, драматургия жанрларында язучы әдип буларак танылды.
Мәрхүм белән хушлашу мәрәсиме тиздән сәгать унда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры янында була.