“Татаринформ” агентлыгында шушы томны тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясе үтте. Татарстан Фәннәр Акаадемиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре журналистларны кыскача әлеге томны әзерләүнең үзенчәлекләре, язучылар, шагыйрьләр, драматурглар турында тупланган гыйльми-тарихи мәгълүматлар белән таныштырдылар. Барлыгы борынгы заманнан алып хәзерге әдәбият тарихын чагылдырган 8 том басылып чыгачак. Сөйләшүдә шулай ук татар журналларында яшь авторларның иҗатына киңрәк урын бирү турындагы фикер дә яңгырады.