Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Республика тарихында үзеңне тап» конкурсы дәвам итә. Җиңүче «айфон» алачак.
100let.tassr@mail.ru
Бәйгедә катнашу өчен гаилә фотосын һәм 1920 елдан 2020 елга кадәр Татарстан территориясендә узган берәр вакыйга тарихы турында белешмәне 100let.tassr@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Конкурста төрле илләрдә яшәүче алты яшьтән өлкәнрәк булган һәм Татарстан тарихын белгән һәркем катнаша ала. Конкурска гаризалар 2020 елның 20 апреленә кадәр кабул ителә.