Алтын Урда чорындагы Болгар шәһәренең үзенчәлекләре, калада яшәүчеләрнең портретлары, милли әдәбият. Башкалабызда Болгарлар дигән күргәзмә ачылды. Экспозиция ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана, “Татарстанның изге мирасы” Халыкара арт-проекты кысаларында оештырылды.
Менә бу картинада ун айлык Эмилиянең иҗаты. Әнисе Гөлчәчәк Әхмәтсалихова кызын пумаланы дөрес тотарга, буяуларны сайларга өйрәтә.
Рәссам Гөлчәчәк Әхмәтсалихова: » Бу хәл кыш көнне булды. Бер төркем рәссамнар белән эшкә тотындык. Бик салкын иде, куллар өшеде.»
Рәссамнар борынгы Болгарның табигатен, архитектура корылмаларын, Алтын Урда чорында яшәгән кешеләрнең романтик портретларын да ясаганнар. Татьяна Гнездилованың төрле тукыма кисәкләреннән ясаган хезмәте экспозиция үзәгендә, игьтибарны җәлеп итә. Картинада Болгар көрәшчесе легендар кыз Алтынчәч образы сүрәтләнгән.
Рәссам Татьяна Гнездилова: «Эскизны ясау, тукымаларны сайлап алу күп вакыт һәм хезмәт таләп итә. Байтак материалны карарга кирәк. Материалның картинага туры килүе дә бик мөһим.»
Шуңа охшаш күргәзмәләр моңарчы да оештырылган иде. Беренчесе Зөя шәһәр-утравына багышланды. Башта Казанда эшләде, аннан соң Парижга күчерделәр. Яңа экспозициядә утыздан артык картина. Танылган рәссамнардан тыш, сәнгать студияләренә йөрүчеләр хезмәтләре дә бар.
Күргәзмә 20 февральгә кадәр эшләячәк. Шунда ук рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать буенча осталык дәресләре дә узачак.
Ралина Абрамова, Сергей Павлухин.