Россия Президенты Владимир Путин быел хуҗа хокукында Татарстан башкаласында узачак БРИКС саммитында һәм «Киләчәк уеннарында», шулай ук тагын берничә зур чарада чит ил кунакларын кабул итәргә мөмкин. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Россия лидерының сәфәрләренә багышланган язмада илдә майга кадәр һәм майдан соң узачак вакыйгалар телгә алына (гамәлдәге дәүләт башлыгы соңгыларында яңа срокка сайланган очракта катнаша алачак).
«2024 елда РФ киңәйтелгән БРИКСта рәислек итә, саммит Казанда узачак. Россиядә шулай ук БДБ саммиты да үтәчәк», — дип искәртә агентлык.
Элегрәк Путин Казанда октябрьгә билгеләнгән саммитны БРИКСта рәислек итүче ил сыйфатында Россия эшчәнлегенең иң югары ноктасы дип бәяләгән иде. Россия лидеры үзе БРИКС саммитын нәкъ менә Татарстан башкаласында үткәрергә тәкъдим итте.
Дәүләт башлыгы «Туры элемтә» вакытында «Татар-информ» агентлыгына чараны үткәрү урыны итеп ни өчен Казанның сайлап алынуы хакында сөйләде. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов мондый дәрәҗәдәге вакыйганы кабул итү республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык булуын әйтте.
«Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры Татарстан башкаласында 2014 елның 21 февраленнән 3 мартка кадәр узачак.