Казанда муниципаль паркинглар эшенең ташламалы режимы озайтыла. Мондый чара узган ел инфекция таралуга бәйле катлаулы эпидемиологик вазгыять сәбәпле, кабул ителгән иде.
Ташламалы чорда парковка өчен түләү бары тик эш көннәрендә 7 дән кичке 6 га кадәр генә алына. 6 дан соң эш көннәрендә, шимбә көнне, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә парковкалар бушлай кала. Ташламалы режим 2021 елның 30-нчы апреленә кадәр гамәлдә булырга тиеш иде, шул рәвешле, ул тагын 2 айга — 1 июльгә кадәр озайтыла.