Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында «Мостай» документаль фильмы тәкъдим ителде. Фильм башланыр алдыннан тамашачылар «Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышланган күргәзмә белән танышты. Анда Кәримовлар гаиләсенең шәхси архивыннан уникаль фотосурәтләр куелган иде.
Картинаның режиссеры – Сәидә Медведева. «Мостай» документаль фильмы шигырьләр, көндәлекләр һәм проза әсәрләреннән өзекләр, язучының замандашлары истәлекләрен үз эченә алган күләмле — кинотезмә. Мостай Кәримне Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән олы дуслык җепләре бәйли, аның истәлекләре «Мостай» документаль фильмында төп урынны алып тора. Әлеге фильм турында хәбәрчебез Искәндәр Гыймалтдиновның махсус репортажын иртәгә Яңалыклар чыгарылышында тәкъдим итәбез.