Казанда «Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивале узды. Җиңүчеләре билгеләү тантанасында Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Фестиваль быел алтынчы тапкыр үткәрелде. Бәйгедә барлыгы 150 гаилә катнашкан. Финалга чыккан гаиләләр сәхнәдә иҗади номерларын күрсәттеләр.
Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елында мондый фестивалләр гаилә кыйммәтләрен үстерү өчен аеруча мөһим. «Тарихта без эзлебез» фестиваленең беренче урынны Балтач районыннан Гаязовлар гаиләсе яулады. Икенче урында – Менделеевск районыннан Кашаповлар, өченче урында – Тәтеш районыннан Тимариннар гаиләсе. Алар 170 мең һәм 150 мең күләмендә призга лаек булды.Шулай ук, финалга чыккан тагын өч гаилә – Лаештан Артемьевлар, Чирмешәннән Кәримовлар, Казаннан Гиниятуллиннар 100әр мең күләмендә акчалата призлар белән бүләкләнде.