Дәүләт Думасында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды. Тантаналы чарада Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук барлык фракцияләр җитәкчеләре катнашты. Күргәзмә берничә тематик блоктан тора:
-922 елда Идел буе Болгары тарафыннан Ислам динен кабул итү, Багдад илчелеге секретаре Ибн Фадланның атаклы иншасы кульязмасы турында;
-X-XIII гасырларда Идел буе мөселман мәдәнияте формалашу;
-Алтын Урда дәверендә (XIII-XV гасырда) исламның чәчәк атуы;
-Алтын Урда таркалганнан соң (XV-XVI гасырда)ислам үзәгенә әверелгән Казан ханлыгы тарихы;
-Россия дәүләтендә мөселман мәдәнияте (XVI-XX гасыр башы);
-ислам Совет власте елларында (1917-1991 еллар);
-хәзерге Россиядә ислам.