Апрель-Тукай ае. Шул уңайдан республикада шигърият бәйрәмнәре, әдәби кичәләр, мәдәният һәм сәнгать көннәре уза.
Быел Тукай премиясенә тәкъдим ителгән кандидатлар арасында, Марат Әмирханов исеме дә бар. Ул озак еллар «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары булган язучы. Тукайның әнисенә багышланган «Бибимәмдүдә» китабын үз акчасына чыгарып таратты, Тукайның әнисенә багышлап Мәрҗани мәчетендә Коръән ашы уздырды. Марат ага шактый актив иҗтимагый эш алып бара. Премиягә «Казан-йорт», «Бибимәмдүдә», «Олуг Мөхәммәд» һәм китаплары тәкъдим ителә.
“Бибимәмдүдә” китабында Марат ага шул чорны өйрәнеп, Габдулла Туканың әнисе язмышын китабында ачыклап бирә.
Кайбер әдәбият белгечләре фикеренчә, Тукай шушы юлны кичмәгән булса, бәлкем без белгән шагыйрь булмас та иде.
Затлы кешеләребез турында затлы китап татар өенең түрендә торса иде. Казан ханлыгы чоры турында әсәрләр Тукай бүләгенә бик лаек.
Ләлә Зәйнуллина, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.