Казанда нумизматларның аерым игътибарын җәлеп итәчәк күргәзмә ачылды. Бауман урамында ачык һавада «Татарстан истәлекле тәңкәләрдә» экспозициясе ачылды. Сирәк тәңкәләр республиканың Милли банкы тарихында беренче тапкыр тәкъдим ителә. Дөрес, алар фотосүрәтләрдә генә куелган. Зур рәсемнәрдә танылган ватандашларны йөзләрен, республиканың истәлекле урыннарын, үзенчәлекле тәңкәләрнең аерым детальләрен карарга мөмкин.
Бу-Татарстан сүрәтләре төшерелгән беренче истәлекле тәңкәләрнең берсе. Икенче ягында-Казан Кремле. Көмеш өч тәңкә 1996 елда чыгарылган. 20 мең данәдә чыгарылса да, мондый тәңкәне хәзер нумизматлар коллекцияләрендә генә табарга була. Ә менә бу тәңкә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан әзерләнгән. Тәңкә «Россиянең бөек шәхесләр » сериясендә чыкты.
Күргәзмәгә куелган төрле истәлек тәңкәләре Татарстанның тарихи архитектура һәйкәлләренә, аерым шәхесләргә, истәлекле матур урыннарына багышланган.
Тәңкәләрдә — тарихи елъязма чагыла. Казанның меңьеллыгы, футбол, спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатлары күренешләре, Бауман урамындагы 22 фотореверс. Истәлекле урыннарны, вакыйгаларны җентекләп карарга мөмкин.
2017 елның иң мөһим вакыйгаларының берсе -200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотлар чыгару булды. Ул чакта тавыш бирүдә Казан да катнашты. Бу вакыйгагага да тәңкәләр коелган. Коллекциядә иң зурларының берсе-1 килограммлы чиста көмештән ясалганы, 100әр сумлык шундый тәңкәләр чыгарылган.
Ә менә иң кыйммәтле тәңкәнең авырлыгы 1 килограмм Ул бары алтыннан гына. Аны 2013 елда чыгарганнар –Казандагы Бөтендөнья универсиадасы спорт төрләренә багышлаганнар.
Борынгы Болгар шәһәре сүрәте төшерелгән тәңкәләр дә игътибарны үзләренә җәлеп итәләр. Шәһәрнең Җәмигъ мәчете сурәте дә кызыклы гына. Истәлекле тәңкәләр чыгару дәвам итә – инде киләсе елда ук Зөя һәм Казан –Хезмәт батырлыгы шәһәре рәсемнәре төшерелгән кыйммәтле тәңкәләрне коячаклар.
Полина Лисина, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.