Россия Үзәк банкы Зөя шәһәр-утравы рәсеме төшерелгән истәлекле тәңкәне чыгарды. Бердәнбер нөсхәдә утрау-шәһәрчекнең сүрәте. Аны тантаналы рәвештә Зөянең үзендә тәкъдим иттеләр.
Алтын һәм көмештән ясалган әйберләр. Республиканың төп архитектура һәйкәлләре сурәтләнгән корылмалар «Татарстан истәлекле тәңкәләрдә» дигән күргәзмәдә күрсәтелә. Зурайтылган фоторәсемнәрдәге тәңкәләрдә -Борынгы Болгар шәһәре, Кремль, Казан дәүләт университеты биналары.
Танылган пейзажлар арасында Зөя шәһәр-утравы сүрәте дә бар. Яңа тәңкәне республиканың Милли банкы тәкъдим итте.
Идеаль изоляцияләнгән өслектә-Зөянең рельефлы сурәтләре, өстә– тәрәзәләр, ныгытма һәм алтын төсенә буялган тарихи герб күренә. Ул зәвыкьлы, матур итеп ясалган.
Тәңкәләр фотосурәтләрен Зөя утрау-шәһәре территориясендә урнашкан «Сәнгать галереясы » күргәзмәләр залында күрергә мөмкин. Күргәзмә 9 июньгә кадәр дәвам итә.
Диана Дасаева, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.