Татарстан язучылар берлегендә тарихчылар һәм язучылар катнашында “Әдәбиятта тарихилык” темасына түгәрәк өстәл янында фикер алышу булды. Тулырак мәгълүмат Искәндәр Гыймалтдинов язмасында.
Түгәрәк өстәл янында язучылар һәм тарихчылар әдәбият аша тарихны күрсәтү мәсьәләсен күйды. Татарстанның тарихы күпкырлы. Күп кенә язучы кайвакыт тарихи фактларны фантастик әсәргә әйләндерә, шуңа да түгәрәк өстәлдә тарихчыларны язучыларга киңәшләшеп иҗат итәргә чакырдылар.
Һәр тарихчы фәнни эшендәге вакыйгаларны “авыр тел” белән сүрәтли, шуның өчен дә язучыга ул фактларны аңлаешлы итеп җиткерү бурычы йөкләнә. Әлбәттә, тарихи әсәрләрне язу өчен тарихны яхшы белү таләп ителә. Шуңа да бу уртак эшне түгәрәк өстәлдә катнашкан язучылар һәм тарихчылар бергәләп башкарырга кирәк дигән фикергә килделәр.
Түгәрәк өстәлдә сөйләшүне танылган әдибебез Әмирхан Еникинең шушы фикере белән күәтләргә мөмкин булыр иде – “Яңа заман яңа байлыклар тудыра, ләкин искенең дә яхшысын саклый белергә кирәктер ләбаса”.
Искәндәр Гыймалтдинов, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары