Алар ярдәмендә күп кенә һәйкәлләр саклап калынды һәм реставрацияләнде. Мәдәни мирас объектларын саклау буенча республика комитетының йомгаклау коллегиясендә яңа тәкъдим — борынгы тарихи биналарны торгызуга зур өлеш керткән кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштерү фикере әйтелде. Тарихи яктан әһәмиятле кайсы объектлар саклап калынды, эш барышында нинди авырлыклар белән очрашырга туры килә? Болар хакында киләсе сюжетта.
19 гасырда салынган утар әлегә кара пәрдә белән чолгап алынган. Казан алпавыты Дротоевский йортын торгызу эшләре узган елда башланган иде. Йортның нигезен ныгытканнар, идәннәр түшәгәннәр. Җәй көнне йортның яңа хуҗасы мәгълүм булачак.
Шундый йөзләгән мәдәни мирас объекты реставрацияләнгән. Алар арасында Балык Бистәсе районының Олы Елга авылындагы агач мәчет, Мөхәммәдия мәдрәсәсе бар. Казан изге Мәрьям Ана иконасы соборы яңартылды. Күп кенә проектларда җәмәгатьчелек тә катнашты. Аларның исемнәрен мәңгеләштерергә җыеналар.
Быел кайбер объектларны төзекләндергәндә лазер технологияләре кулланылды. Шулай итеп, сәүдәгәр Бакиров утарын ясадылар, Сөембикә манарасының торышын күзәтүне дәвам итәләр. Быел да яңа технологияләр буенча эшлиләр. Тик барлык милекчеләр дә комитет белән хезмәттәшлек итәргә әзер түгел.
Барысы да объектларны бердәм базага теркәргә ашыкмый. Моның өчен милекчеләргә штрафлар каралган.
Айнур Вәлиәхмәтов, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.