Тарихи юл эзеннән. Елгада су саеккач, Югары Ослан районында борынгы юл ачылды. Элек ул Введенка бистәсен Зөя утравы белән тоташтырган. Әлеге трассаның тарихы белән хәбәрчебез дә кызыксынды.
Зөя киңлекләрендәге тар таш полоса кайчандыр зур транспорт тармагының бер өлеше булган. Трасса 16 нчы гасыр ахырында ук төзелгән. Елгада су саеккач, Введенский бистәсе белән Зөя утрау-шәһәрен тоташтырган төп юл янә өскә калкып чыкты.
Бер чакрым озынлыктагы грунттан салынган юл агач күпергә тоташкан булган. Болар Зөя утрау-шәһәре музей-тыюлыгы фондыннан архив кадрлары. Аклы-каралы фото рәсемнәрдә 19-20 гасырда төшерелгән. Юлны грунт белән яхшы ныгытканнары күренә.
Әлеге юл илне транспорт белән тәэмин итүдә зур роль уйнаган. Зөягә илтүче юл-Мәскәү-Түбән Новгород трактының бер өлеше саналган.
Әгәр су тагын да саекса, борынгы юлны Зөянең ике ярыннан да күрү мөмкинлеге туа. Бу урын туристларны җәлеп итә.
Айнур Вәлиәхмәтов, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.