“Татмедиа” респкблика агентлыгында «Казан утлары» редакциясе оештырган «Аһ туган каумем газиз!» бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды. Тулырак мәгълүмәт хәбәрчебез язмасында.
Конкурс Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан тарихи хәтерне барлау, татар әдәбиятын, халкыбызның тарихын, язмышын, телен һәм мәдәниятен тасвирлаган милли темага язылган яңа әсәрләр белән баету, яңа авторлар табу, алар белән даими хезмәттәшлек итү максатында оештырылган. Җиңүчеләргә акчалата бүләк тапшырудан тыш аларның иҗат җимешләрен газета-журнал битләрендә һәм аерым китап итеп бастыру да каралган
Бәйге 2021 елның гыйнварендә башланды. Бер ел дәверендә Сүрия, Төркия, Башкортстан, Удмуртия һәм башка төбәкләрдә яшәп иҗат итүче каләм ияләреннән иҗат эшләре кабул ителде. Бәйге ике номинациядән тора — “хикәя” һәм “повесть”. Әсәрләр татар халкының тарихына, аның гореф-гадәтләренә, аның яшәү, фикерләү рәвешенә багышланып язылды.
Беренче урынга 100 мең сум, икенче урынга 80 мең сум һәм өченче урынга 60 мең сумлык премияләр каралган. Шундый ук бәйге 2022 елда да оештыралачак. Анысы татарның данлыклы сыйфатына-мәйданда бил алышучы көрәшчеләренәә багышланачак. Аларның тормыш юлына, яшәү рәвешенә,җиңүләренә багышланган әсәрләр киләсе елда дөнья күрер.
Искәндәр Гыймалтдинов, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.