Соңгы вакытта чит төбәктә яшәүче милләттәшләребез тарафыннан күп кенә китаплар язылды. Аларның байтагы тарихи мирасны барлау һәм саклауга багышланган.
Шуларның берсе — тарихчы, язучы, журналист Рәхимҗан Төләшевнең «Татары на берегах Невы»дигән китабы. Яңа китап Бөтендөнья татар конгрессында тәкъдим ителде. Санкт-Петербург шәhәрендә туып, шунда гомер кичерүче автор татар телен, тарихын, гореф-гадәтләрен саклап калу юнәлешендә актив эшчәнлек алып бара. Тарихи мирасны мәңгеләштерү өчен, басмалар чыгара. Китап буенча фикер алышуда галимнәр, язучылар, күренекле шәхесләр катнашты.
Альберт Борһанов ТР туган як тарихын өйрәнүчеләр оешмасы Советы рәисе, тарихчы-археолог