Танылган фотожурналист Рамил Галинең исеме аерым бер таныштыруга мохтаҗ түгел. Аның эшләре күп тапкырлар абруйлы Халыкара һәм Бөтенроссия бәйгеләрендә җиңүче дип табылды. Меңләгән фотолары арасыннан өч йозен сайлап Рамил Гали аларны китап итеп бастырырга булган.
Иң яхшы фоторәсемнәрен сыйдырган китап турында Рамил Гали утыз ел хыяллынып йоргән. Фото остасысының эшләре узган гасырда ук тамашачыны таң калдырды.
Бер күпме вакыт Мәскәүдә яшәп иҗат иткәннән соң,ул Казанга кайтып республикабызның басма массакүләм чараларында эшли башлый. Нәкъ шул елларда остаз фото сәнгатенә яңа сулыш кертеп җибәрә. Тыйнак хезмәткәр уз эшенен чын остасы. Башкача момкин дә түгелдер, чонки Рамил туганчы ук әтисе аңа бүләккә фотоаппарат әзерлэп куйган була.
Китапның күбесе республикабызның китапханәләренә җибәрелде. Еллар узып, танылган фоторәссам Рамил Гали эшләре аша илебезнең, шул исәптән Татарстан тарихын да өйрәнәчәкләр, дип ышанасы килә.