Тәслимә Хәләф кызы Фәйзуллина 1953 елның 17 июлендә Башкортстан АССР Бишбүләк районы Дүсән авылында туган. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне, Уфа сәнгать укуханәсен, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында хезмәт итә. Театрда эшләве белән беррәттән, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында, Казан театр укуханәсендә татар драма курсы студентларын актерлык осталыгы фәненнән укыта.
Театрда 46 елдан артык иҗат итү дәверендә уйнаган 70 тән артык ролен зур осталык белән тамашачыга җиткерә белде. Аның уенына табигыйлек, тормышчанлык, образны нечкә тоемлау хас иде. Артистлык хезмәтеннән тыш, әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә: җырларга сүзләр яза, пьесалар тәрҗемә итә, инсценировкаларын яза. Татарстанның халык артисты
2018 елның 13 октябрендә 66 нчы яшендә Казанда вафат була. Казанның Самосырово бистәсендәге Мәрҗани мәчете карамагындагы мөселман зиратына җирләнгән.
Фәннур Хәсәнов, Таһир Хәсәнов.