Туристик келәмнәр, киемнәр сатып алалар, коры душлар ясыйлар. Түбәнкамалылар хәрбиләргә ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Төзүчеләр проспектындагы 20А йортында яшәүчеләр яңа акция оештыра һәм шәһәр халкын гуманитар ярдәм җыюда йортлар белән берләшергә чакыралар.
Хәрбиләргә җирдә ятарга уңайлы булсын өчен, Төзүчеләр проспектындагы 20 А йортында яшәүчеләр акча җыешып, махсус келәмнәр сатып алалар. Аларның тәкъдимен күпләр хуплый. “Йорт белән ярдәм итәбез” дигән яңа акция барлыкка.
Акциянең асылы шунда, солдатларга ярдәм итәргә теләгән кешеләр үз йортлары белән берләшеп, кирәкле әйберләрне сатып алалар һәм аларны җыю пунктына алып киләләр.
Моның өчен кыр шартларында куллана әйберләр сатып алырга кирәк. Хәзер хәрбиләргә җылы киемнәр, металл кружкалар, термослар, газ горелкалары кирәк.
Гөлия Нигматуллина, Рафаэль Ракыйпов, Татарстан яңалыклары, Түбән Кама.